Милли музейда «Җанатар өчен футбол төне»

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

25 июнь көнне 16.00 – 24.00 сәгатьләрдә Милли музейда җанатарлар өчен кызыклы бәйрәм  һәм спорт чарасы үткәрелә.   Бирегә килүчеләрнең милли ярышларда көчләрен сынау мөмкинлеге булачак. Музей залларында җанатарлар өчен “татарча” чәй эчү, остаханәләр оештырылачак. Төнге чара квест-уен белән төгәлләнәчәк, сәхнәдә Казанның иң яхшы музыкаль төркемнәре чыгыш ясаячак.

Көн дәвамында “Татарстан - уртак йортыбыз” уен мәйданчыгы, “Түбәтәй” буфеты, иҗади остаханә, сувенирлар кибете һәм фотосалон эшләячәк.

Элемтә өчен: +7 (843) 292-89-84

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International