Горький йорты хуҗабикәсенә багышланган клуб утырышы

2018 елның 19 июне, сишәмбе

А.М.Горькийның тууына  150 ел тулуга багышланган юбилей чаралары кысаларында, 20 июнь 15.00 сәгатьтә А.М. Горький һәм  Ф.И. Шаляпин музеенда  Мария Елизарованың тууына 110 ел тулу уңаеннан утырыш үткәрелә. Билгеле булганча, Мария Николаевна - Казандагы А.М. Горький  музеена нигез салучыларның берсе. 

Мария Николаевна Елизарова,  Горький музее ачылганнан соң бер ел узгач,  1941 елда,  килә. Ул, аның беренче директоры булмаса да, музей тормышында зур роль уйный. Мария Елизарова, зур әдәби йортның кунакчыл хуҗабикәсе буларак, иҗатка битараф булмаган кешеләрне музей тирәсенә туплый алган.

М.Н. Елизарова 40 ел директор вазыйфаларын башкара, үз тормышын А.М. Горький һәм Ф.И. Шаляпинның исемнәрен популярлаштыруга багышлый.  Ул җитәкчелек иткән вакытта Казан музее чын мәгънәсендә әдәби үзәккә әйләнә, бирегә күренекле галимнәр, язучылар, композиторлар катнашында “Горький укулары” үткәрелә.

Моннан тыш, М.Н. Елизарова республикадагы музей үсешенә зур өлеш кертә. Аның ярдәмендә күпчелек  фактологик һәм гамәли материаллар туплана, алар яңа музейлар оештыру өчен ныклы нигез булалар.

20 июнь көнне, Мария Николаевнаның туган көнендә, музейда аның хезмәттәшләре һәм дәвамчылары җыелачак.

Элемтә өчен : +7(843) 238-51-49.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International