26 майда Лаеш районының Никольское авылы янында “Каравон” рус халык бәйрәме узачак

2018 елның 25 мае, җомга

Быел “Каравон”га республикабызның 40 районыннан, Казаннан, Чаллыдан, Россиянең 11 төбәгеннән килгән 160тан артык фольклор, вокал төркем киләчәк.  Фестивальдә Надежда Бабкина җитәкчелегендәге “Русская песня” Мәскәү дәүләт музыка фольклор театры да чыгыш ясаячак.

«Каравон» - тамашачылар өчен рус халкының җырлау сәнгате, милли уеннары, аш-су үзенчәлекләре, көнкүреше, милли киемнәре белән танышу, гомумән, традицион һәм заманча рус мәдәниятен аңлау өчен менә дигән мөмкинлек.

Фестивальдә төрле мәйданчыклар оештырылачак: концерт, театраль, уен, интерактив һәм балалар өчен. “Осталар шәһәрчеге”ндә теләгән һәркем төрле һөнәрчелек һәм кул эшләре буенча мастер-классларда катнаша, Россинең төрле төбәкләреннән килгән осталар ярминкәсендә истәлек өчен сувенирлар сатып ала алачак.

Бу көнне Казаннан бәйрәмгә бушлай автобуслар оештырыла. Алар Җиңү проспекты, Г.Камал театры, “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексыннан иртәнге сәгать 8дән һәр ярты сәгать саен кузгалып китәчәк.

“Җиңү проспекты” метро станциясеннән түләүле автобус та йөрергә тиеш, ул сәгать 9да кузгала. Бәйрәм төгәлләнгәннән соң, транспорт башкала халкын  шәһәргә алып кайтачак.

Программа

10.00 – Бәйрәмнең тантаналы ачылышы

10.45 – 14.00  Төп сәхнәдә концерт программасы

8.00 – 17.00  Мәйданчыклар эше

13.30 – 14.00  Барлык коллективлар һәм бәйрәмгә килүчеләр белән традицион «Каравон» әйлән-бәйлән хәрәкәте

14.00 – 16.30 Бәйрәм кунаклары - Надежда Бабкина җитәкчелегендәге “Русская песня” Мәскәү дәүләт музыка фольклор театры чыгышы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International