Мәскәүдә VI “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) – 2018 Илкүләм чемпионатының ярымфиналы, ә кайбер компетенцияләр буенча финал башланды.
Татарстан егетләре һәм кызлары ике компетенциядә җиңү өчен көрәшәчәк. “Тавыш режиссурасы” компетенциясендә республика данын Давид Тамянян – Казан дәүләт мәдәният институтының 4 курс студенты яклый. Аны эксперт-компатриот – институт укытучысы И.Сиденко әзерләгән.
Фотография компетенциясендә Лениногорск музыка-сәнгать педагогик көллиятенең 3 курс студенты Камилла Әхмәтвәлиева катнаша. Аның әзерлегенә Казанның 41нче Һөнәри көллияте кураторлык итә. Төп белгеч урынбасары – Г.Козлов. Бүген фотографлар ир-атлар портреты һәм натюрморт төшерә. Иртәгә – хатын-кызлар портреты һәм предметлар төәерү. 19 апрельгә Кремль мәйданнында төшерү ниятләнгән. Ярышлар 10.00нан 18.00гә кадәр YouTube каналында трансляцияләнә.