Казан эзтабарларының Мурманск өлкәсенә экспедициясе турындагы документаль фильм күрсәтелә

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

Казанда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Крылья Победы. Оборона Заполярья» документаль фильмы премьерасы була. Ул Казан эзтабарларының Мурманск өлкәсенә экспедициясенә багышланган.

Фильмның төп максаты – балалар һәм яшьләрдә патриотлык рухы, үз Ватаннарына мәхәббәт тәрбияләү.

Чара 25 февраль көнне 15.00дә Казан шәһәре, Бауман урамы, 62/9нчы йорт адресы буенча уза.

Программада: фотоэшләр күргәзмәсе, фильмны күрсәтү, фуршет.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International