Казанда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Казанда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Ул 2017 елдагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясау һәм 2018 елга бурычлар билгеләүгә багышланды.

Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Идел буе федераль округы буенча идарәсе башлыгы урынбасары  Елена Сергеева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Татарстан Премьер-министры урынбасары һәм Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашты. Төп доклад белән Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International