“Вакыт сулышы” проекты 2018 елда да дәвам итә

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

17 гыйнвар көнне Казанның М.Мозафаров исемендәге 18нче Балалар музыка мәктәбендә укучылар өчен “Вакыт сулышы” мәдәни-белем бирү проекты тәкъдим ителде. Проектның авторлары, Татарстан Республикасы Кинематографистлар берлеге әгъзалары Олег Суров һәм Виктор Клячкин, театр һәм кино актеры һәм режиссеры Павел Соколовский “Кино һәм кино-реквизитлар” күчмә музеен тәкъдим итте, комда ясалган “Кошлар” мультфильмын һәм “Этләр тормышы” документаль фильмын күрсәтте.

Искәртеп узабыз: проект Россия киносы елында башланды һәм мәктәп яшендәге тамашачыларга исәпләнгән. Проектның максаты  - 1920 елдан башлап кинематография үсешен күрсәтү һәм потенциаль тамашачыларны кинго залларына җәлеп итү. Әлеге вакыт аралыгында күчмә экспозицияне Татарстанның 12 муниципаль районында күрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International