Камал театрында "Килә ява, килә ява..." спектакле кабаттан сәхнәгә кайта

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

16, 17 һәм 18 февральдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә Зөлфәт Хәким пьесасы буенча куелган "Килә ява, килә ява..." популяр спектакле янәдән сәхнәгә кайта. Спектакльнең режисеры - Фәрит Бикчәнтәев, рәссам - Сергей Скоморохов, композитор - Фуат Әбүбәкеров.

Комедиядәге вакыйгалар гап-гади гаиләдә бара. Ялгыз гына ял йортына барып кайткан ир һәм аның хатыны арасында тавыш, гауга чыга. Ачуланган ир өйдән чыгып китә. "Үч алыр өчен" хатын танышын кунакка чакыра. Ләкин бер-бер артлы кунак та килә, ир дә кире әйләнеп кайта. Җитмәсә аны эзләп ял йортында танышкан чибәр кыз Зәйнәп тә килеп керә. Вакыйгалар куера, үсә, шартлый. Берәүләр сөйгән ярларын таба, икенчеләре югалта. Кемгә көлке, кемгә күз яшьләре.

Зөлфәт Хәкимнең "Килә ява, килә ява..." комедиясе заманасында театрның иң популяр спектакльләренең берсе иде. Искиткеч актёрлар ансамбле, көчле диалоглар, комедия жанрының чисталыгы һәм әлбәттә, һөнәренең беренче адымнарыннан стилистик яктан параллель фикер йөртә белгән, бер үк уңыш белән интеллектуаль драманы да, коммерциягә юнәлтелгән спектакльне дә куя алган Бикчәнтәев режиссурасы. Репертуар театры һәрвакыт диярлек төп эчтәлеге сюжетка түгел, ә актёрларның оста уенына корылган җинел, тормышчан комедияләргә мохтаҗлык кичерә. Тамашачыны ямансуландыру һәм уйландыру югары зәвык белән көлдерүгә караганда күпкә җиңелрәк. Хәзерге заман татар драматургиясендә әлеге принципка җавап биргән, көлкеле һәм шул ук вакытта тирән мәгънәле пьесалар күп түгел. Шуңа күрә, агымдагы сезон афишасында автор тарафыннан бүгенге көн чынбарлыгына яраклаштырылган "Килә ява, килә ява..." спектакле янәдән үз урынын ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International