“Тантана” театраль премиясенә дәгъва итүчеләр гаризалар тапшыра ала

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Тантана» («Триумф») – 2018 театраль конкурс һәм премиясендә катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә башлау турында белдерә.

“Тантана”  премиясе профессиональ премия санала һәм театр сәнгате өлкәсендә зур иҗади һәм иҗтимагый казанышлар өчен тапшырыла. Эшләр “Дебют”, “Иң яхшы эпизодик роль”, “Курчак театрының иң яхшы актеры”, “Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле”, “Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле”, “Намус һәм дәрәҗә” (Һөнәргә тугрылык өчен), “Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль”, “Актерлар ансамбле өчен”, “Иң яхшы хатын-кыз роле”, “Иң яхшы ир-ат роле”, “Балалар өчен иң яхшы спектакль”, “Ел вакыйгасы” номинацияләре буенча кабул ителә.

Премиягә дәгъва иткән спектакльләрне күрсәтү хокукына Татарстан Театр әһелләре берлеге, дәүләт муниципаль һәм шәхси театрлары ия.

Бүләк алу өчен премьералары узган елның 1 февраленнән дә иртә куелмаган һәм быелгы елның  1 февраленнән дә соңга калмаган спектакльләр тәкъдим ителә.

Документлар 420015, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 адресы буенча Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Профессиональ сәнгать һәм сәнгать белеме бүлегендә кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (843)2647453.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International