Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

16 январь көнне Татарстан Республикасы Милли музеенда  сәгать 14.00 дә “Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы”  дип исемләнгән күргәзмәсе ачыла.

Күргәзмә татар халкының дини һәм рухи үсешенә өлеш керткән мәгърифәтче, галим, күпкырлы шәхес Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел булу уңаеннан оештырылган юбилей чараларның беренчесе булачак.  Замандашлары аны “Болгар җиренең иң укымышлы кешесе”, “үз чорының Платоны”, “татар Геродоты” дип йөрткәннәр. Габдулла Тукай аны “хөр фикерне, белем һәм алгарышны яклаучы, мәгърифәтчелеккә беренче адым ясаучы шәхес” дип атый.

 Ш.Мәрҗанинең мемориаль әйберләрен, кулъязмаларын һәм китапларын туплаган Казанның алдынгы фәнни оешмалары белән берлектә оештырылган күргәзмә, аның тормышы белән танышып, фәнни һәм дини үсеше, мәгърифәтче буларак үсешен күз алдына китерергә ярдәм итәчәк. Татар халкының мирасына һәм гореф-гадәтләрен өйрәнүдә кызыксыну уята.

Татарстан Республикасы Милли музее коллекциясеннән күргәзмәдә бюро-секретер белән юл кәрзине һәм Ш.Мәрҗани китапханәсеннән китаплар курсәтеләчәк. Мәгърифәтченең 1874 елда төшерелгән фотосурәте һәм 1864-1865 елларда Истамбулда эшләтелгән бәллүрдән ясалган шәхси мөһере дә күргәзмәдә күрсәтелә.

Тәүге мәртәбә киң җәмәгатьчелек каршысына ТР Дәүләт архивыннан Ш.Мәрҗанинең Искеташ мәчетендә һәм Казан Татар укытучылары мәктәбендә эшләгәнен раслаучы документлар күрсәтеләчәк. Алар арасында 1863-1903 еллар метрика кенәгәсе һәм башкалар бар.

Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге китапханәсенең сирәк китаплар бүлегеннән  һәм Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан 2 томлы “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” (“Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”) – Мәрҗаниның татар тарихын чагылдырган иң танылган әсәре күргәзмәдә урын алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International