«Туым жондозы» - “Раштуа йолдызы - 2018”

2018 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

13 гыйнвар көнне 16.00дә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында «Туым жондозы» керәшен җырларын яшь башкаручылар конкурс-фестиваленең юбилей гала-концерты узачак. Аңа бәйгенең алдагы ел җиңүчеләре, төрле номинацияләрдә беренче дәрәҗә лауреатлар, шулай ук “Керәшен чибәре” конкурсы җиңүчеләре чакырылган.

«Туым жондозы» фестивале ун ел элек Татарстан Республикасы Иҗтимагый керәшен оешмасы тарафыннан гамәлгә куелган иде. Соңрак аны гамәлгә куючылар арасына “Туганайлар” газетасы һәм “Бәрмәнчек” Дәүләт фольклор ансамбле керде.

Конкурсның жюри рәисе – фольклорчы, сәнгать белеме кандидаты, Россия Композиторлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров.

Мәгълүмат өчен. “Туым жондозы” фестиваль-конкурсы үз алдына керәшен музыка иҗатының иң яхшы үрнәкләрен пропагандалауны, үзенчәлекле ансамбль һәм солистларны, халык иҗаты әсәрләрен башкаручыларны табуны максат итеп куя.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International