Кино фонды 500 меңгә кадәр кеше яшәгән шәһәрләрдәге кинотеатрларга булышуны дәвам итәчәк

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

Кино фонды 2018 елда да 500 меңгә кадәр кеше яшәгән шәһәрләрдә кинотеатрларны модернизацияләүгә булышуны дәвам итәчәк. Шул хактагы боерык Фондның рәсми сайтында урнаштырылган.

Бер кино залын яңадан җиһазландыру өчен бүлеп бирелә торган акча күләме, элеккеге кебек үк, 5 млн сумнан артмаячак. 2018 елның 15 декабренә кадәр модернизацияләү тәмамланып, кино күрсәтелә башларга тиеш. Бу мәҗбүри шарт санала. Шулай ук 2021 елның ахырына кадәр Кино фонды акчаларына яңадан җиһазландырылган кинотеатрлар күрсәткән фильмнарның 50 проценты илдә төшерелгән булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International