Камаллылар Театраль Кыш бабай – 2018 акциясенә кушылды

2017 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Россиянең төбәк театрлары арасында беренчеләрдән булып Вл.Маяковский исемендәге Мәскәү академия театры башлап җибәргән #ТЕАТРАЛЬНЫЙСАНТА2018 эстафетасын дәвам итә. Әлеге акциянең асылы - Яңа ел алдыннан театрлар игелекле эшләр башкаралар һәм эстафетаны башка театрларга тапшыралар. Шул рәвешле, игелекле эшләр бөтен Россия буенча таралырга тиеш.

Бүген Камал театры Югары Ослан районының картлар һәм инвалидлар йортында концерт оештырды: актерлар танылган спектакльләрдән җырлар һәм шигырьләр башкардылар. Театрның директоры Илфир Якупов спектакльләр, артистлар башкаруында җырлар яздырылган дисклар бүләк итте һәм биредә яшәүчеләрне бушлай спектакль карарга чакырды.

Игелек эстафетасын без Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрына тапшырдык. Коллегаларыбыз әлеге эстафетаны Казанның башка бер театрына бирергә ышандырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International