Республика җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

Республика  җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. 2017 елның 16 декабрендә рәссам, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык рәссамы Якупова Рушания Мостафа кызы 89нчы яшендә якты дөнья белән хушлашты.

Р.М.Якупова 1929 елның 3 февралендә Оренбург өлкәсенең Кызыл мәчет авылында дөньяга килгән. Башта Дулевский сәнгать-касепчелек училищесының фарфорны бизәкләү бүлеген, соңыннан Казан сәнгать училищесын тәмамлаган. Татар АССРның Сәнгать фондында рәссам-бизәүче булып эшләгән, татар һәм рус халык әкиятләренә иллюстрацияләр ясаган.

Рәссам кырык елдан артык шәһәр, республика һәм зона күргәзмәләрендә катнашкан. Аның иң яхшы әсәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее фондларында, АКШ, Франция, Төркия, Германия, Бөекбритания, Израильдә шәхси коллекцияләрдә саклана.

Рушания Якупова иҗатының үзенчәлеге булып җанлылык, бөтенлек һәм оптимистлык санала. Үзенә генә хас булган йомшаклык белән ул үз эшләрендә чәчәк бәйләмнәре, татар сөлгеләре белән натюрмортлар, татар һәм рус әкиятләренә иллюстрацияләр ясаган: “Сирень һәм ландышлар”, «Натюрморт. Көнчыгыш байлыклары», “Көз башы”, “Кара фонда лилияләр”, “Казлар-аккошлар”, “Кабартма” әсәрләрен тудырган. Янып торган буяулар, сурәтләнгән әйберләрнең җылылыгы аның эшләрен яктырта, күңелгә үтеп керә һәм тормышны яратырга өнди.

Рушания Мостафа кызы чибәрлек, акыллылык һәм яхшылык үрнәге иде.

Талантлы рәссам турындагы якты хатирәләр безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

А.М.Сибагатуллин, И.Р.Метшин,  Р.И.Вәлиев, Р.М.Нургалиева, З.Ф.Гыймаев, И.И.Сираҗиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International