Иртәгә “Әкият” Балалар үзәгендә хәйрия концерты уза

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

Иртәгә 12.00дә “Әкият” Балалар үзәгендә Татарстан Мәдәният министрлыгының “Йөрәктән-йөрәккә” хәйрия проектының гала-концерты узачак.

Чарада Татарстан Республикасының иҗат коллективлары һәм талантлы яшьләре: ТРның атказанган артисткасы Алинә Шәрипҗанова, Алена Федянина, Алмаз Әхмәтҗанов, “Болгар кызлары” триосы, “Әкият” курчак театры артистлары, “Шарм” бию театры, фокусчылар һәм Кыш Бабай катнаша. Бәйрәмгә балалар йортлары, интернет-йортлары, коррекция үзәкләре һәм реабилитация үзәкләре балалары чакырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International