«Революция давылы: Россия тарихында 1917 ел»

2017 елның 8 декабре, җомга

12 декабрь көнне Татарстан Республикасы Милли музеенда «Революция давылы: Россия тарихында 1917 ел» дигән күргәзмә ачыла, ул Октябрь революциясенең 100 еллыгына багышланган.

Татарстан Республикасы Милли музее тупланмалары нигезендә әзерләнгән күргәзмә Казан губернасында революцион вакыйгаларның барышы турында сөйли һәм  үзгәреш чорының мөһим этапларын чагылдыра. Төп вакыйгалар экспозициядә  хронологик рәвештә күрсәтелә: 1917 елга кадәрге губерна тормышы, самодержавиягә каршы февраль халык чыгышлары, Казанда Октябрь кораллы  восстаниесе,  Совет хакимияте оештыру. Биредә рус һәм татар телләрендә Совет хөкүмәтенең тынычлык  һәм җир турындагы беренче декретларын күрергә мөмкин.

Губернаның шәһәр һәм өязләрендә  дә яңа хөкүмәт урнаша башлый. 1917 елның ноябрендә  Спас, Чистай, Тәтеш, Лаешта идарә итү Советлар кулына күчә.  

Күргәзмәдә раритет экспонатлар тәкъдим ителә, алар арасында чорның документаль шаһитлары – сәяси партияләрнең листовкалары һәм агитация плакатлары, революция барышын яктырткан рус, татар телләрендә шәһәр һәм губерна газеталары, хәрби корал, шул исәптән, Казан дары заводында табылган  инглиз гаубицасы, кинохрониканың үзенчәлекле кадрлары һ.б. Безнең төбәктәге шушы тарихи вакыйгаларның алгы сафында булган В.А.Тихомирнов, В.В. Адоратский, С.Н. Максуди, Г.Г. Исхакый, М.М. Вахитов, Н.Е. Ершов, Я.С. Шейнкман, Я.Д. Чанышев һ.б. хакында аларның шәхси әйберләре, документлары, фотосурәтләре сөйли.

 Күргәзмәнең бер бүлеге Россия дәүләте һәм яңа җәмгыять оешуга багышлана. Аның тарихтагы мөһим сәхифәләренең берсе булып милли республикалар һәм автономияләр, шул исәптән 1920 елда Татарстан АССР төзелү тора. Экспозициядә республиканың беренче картасы һәм байрагы кебек уникаль экспонатлар белән бергә, республиканы төзүгә нигез салучы дәүләт эшлеклеләренең фотосурәтләре һәм документлары күрсәтелә.  

Күргәзмә гадел җәмгыять төзү өмете һәм үзгәрешләр рухы белән сугарылган дәвернең кырыс, авыр сулышын тоярга мөмкинлек бирә, тарихи хәтерне яңарта, 1917 ел революциясенең Россия һәм дөнья язмышындагы урыны турында уйландыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International