2018 елның 5 гыйнварында 12.00 һәм 17.00 сәгатьләрдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында күренекле татар классигы Мирсәй Әмир пьесасы буенча куелган «Шаян Гөлшаян» спектакле премьерасы була. Спектакльнең жанры – комедия-буфф.
Хәзерге вакытта репетицияләр тулы көченә бара.
Спектакльнең режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин.
Рәссамы – Россиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сергей Скоморохов.
Спектакльдә Диләрә Фәттахова, Салават Хәбибуллин, Камилә Галиева, Артем Пискунов, Алмаз Фәтхуллин, Илнур Байназаров, Рөстәм Гайзуллин, Айдар Фәтхрахманов катнаша.