Татарстан Милли китапханәсендә Ирекле ярдәмчеләргә багышланган күргәзмә эшли

2017 елның 5 декабре, сишәмбе

5  декабрь -  Ирекле ярдәмчеләр (волонтер) көне. Ул Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин 2017 нче елның 27 нче ноябрендә кул куйган 572 нче номерлы Указ нигезендә кертелде. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төп бинасында әлеге дата уңаеннан китап күргәзмәсе куелды.

Ирекле ярдәмче булу, ягъни волонтерлык – ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә чын күңелдән эчкерсез булышлык күрсәтү.  Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан сайлап алынган һәм әлеге күргәзмәгә куелган китаплар һәм журналлар волонтерлык хәрәкәтенең дөньякүләм һәм Россиядәге үсеш тарихын чагылдыра. Советлар Союзы чорында комсомол яшьләр һәм пионерлар игелекле эшләрдә бик актив катнашалар иде. Бүген дә волонтерлар ветераннарга, инвалидларга, каты авыру хәлдәгеләргә, өлкәннәргә һәм ялгыз яшәүчеләргә, балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә ярдәм күрсәтеп тора. Гаммәви мәдәни-спорт чаралары үткәргәндә дә ирекле ярдәмчеләр булышлыгы бик кирәк. Казанда 2013 елда узган Универсиада – волонтерлыкның бик күркәм бер мисалы. Татарстанлылар, гомумән, ирекле ярдәмчеләр хәрәкәтендә теләп катнаша.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасы волонтерларының ирекле эшчәнлеген яктырткан материаллар да аз түгел. Волонтерлык хәрәкәтенә кушылып, җитди проблемаларны хәл итүдә катнашып, кеше җәмгыять каршында үзенең өлгергәнлек, мөстәкыйльлек сыйфатларын раслый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International