Анжела Вавилова исемендәге хосписта чираттагы хәйрия концерты узды

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Йөрәктән йөрәккә” проекты кысаларында Анжела Вавилова исемендәге хосписта хәйрия концерты узды.

Биредә дәваланучы балалар һәм өлкәннәр каршында Татарстанның атказанган артистлары Айдар Сөләйманов, Алинә Шәрипҗанова, Ольга Федянина, фокусчы Владимир Голяндин,  клоун – аниматор Евгений Баннов чыгыш ясады.

Әйтергә кирәк, Татарстан мәдәният министрлыгы хезмәткәрләре дә хәйрия проектына кушылды. Алар җыйган акчага хосписта дәваланучылар өчен кирәкле әйберләр сатып алынды.

Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Йөрәктән йөрәккә” проекты инде бер елга якын дәвам итә. Аның кысаларында артистлар, төрле иҗат төркемнәре, театрлар республиканың балалар һәм өлкәннәр интернат-йортлары, тернәкләндерү үзәкләрендә чыгыш ясый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International