Иртәгә X «Филармониада» Халыкара сәнгать фестивале ачыла

2017 елның 4 декабре, дүшәмбе

Иртәгә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә X «Филармониада» Халыкара сәнгать фестивале ачыла. Аның кысаларында 10 жанрда 10 концерт узачак, 5 илдән (Россия, Аргентина, Дания, Армения, Донецк Халык Республикасы) 200 музыкант катнашачак.

Халыкара сәнгать фестивале ТР Мәдәният министрлыгы чараларының еллык планы кысаларында үткәрелә һәм республиканың иң зур, әһәмиятле, популяр мәдәни чараларның берсе булып тора.

Искәртеп узабыз: фестиваль беренче тапкыр 2008 елда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе инициативасы буенча оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International