Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе пианиночы Рэм Урасинның “Бөек романтиклар” дигән автор концертлар циклын башлап җибәрә.
Берничә сезон дәвамында тамашачылар игътибарына Ференц Лист, Роберт Шуман, Франц Шуберт, Фридерик Шопен, Феликс Мендельсон әсәрләреннән концерт программалары тәкъдим ителәчәк.
Әлеге композиторларның әсәрләреннән тыш, концерт программасына чор документлары: көндәлекләр, хатлар, чордашлары хатирәләре дә керәчәк.