2 декабрь көнне 16.00дә “Мир” кинотеатрында «Озеро Восток. Хребет безумия» фильмның режиссеры Екатерина Еременко белән очрашу узачак. Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уза.
Әлеге картина Бөекбританиядә узган Россия киносы атнасында “Россиянең иң яхшы документаль фильмы” номинациясендә җиңү яулап, “Алтын бермөгез” бүләген алган.