Кариевлылар Себер якларыннан гастрольләрдән әйләнеп кайтты

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Габдулла Кариев исемендәге Татар Дәүләт яшь тамашачы театрының бер труппасы Себер якларыннан гастрольләрдән әйләнеп кайтты. Артистлар Новосибирск, Томск, Омск өлкәләре, Барнаул крае торак пунктларында “Гашыйклар утравы” (Р. Сәгъди) спектаклен һәм нәни тамашачыларга “Керпе малае дуслар эзли” (Р. Корбан) әкиятен күрсәттеләр.

Гастрольләр 15-26 ноябрь көннәрендә узды. 12 көн эчендә кариевлылар 20 спектакль тәкъдим итте. Шулай ук, алар “Театр – Ватанны саклаучыларга” проекты кысаларында хәрби частьләрдә дә чыгыш ясадылар. Билгеле булганча, бу проект театр тарафыннан 2014 елда кертелде.  Аны Татарстан Республикасы Президенты да хуплады.

Театрның тагын бер труппасы күптән түгел Башкортстанда иҗат сәфәрендә булып  кайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International