Изгелек сәнгате

2017 елның 28 ноябре, сишәмбе

3 декабрь көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Бөтенроссия Инвалидлар декадасына багышланган “Изгелек сәнгате” дигән социаль-мәдәни форум узачак. Аның программасында сәнгать күргәзмәсе, түгәрәк өстәл һәм физик мөмкинлекләре чикле талантлы артистлар, шулай ук Казанның танылган музыкантлары катнашында хәйрия концерты үткәрү каралган. Чарага керү ирекле.

“Изгелек сәнгате” хәйрия форумы С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында 2014 елдан бирле уза. Форуны Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социал яклау, Мәдәният министрлыклары һәм С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залы оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International