Татар филармониясендә «ЯХИН-ГАЛА» концерты белән Рөстәм Яхин исемендәге III классик музыка фестивале ябылды

2017 елның 28 ноябре, сишәмбе

27 ноябрьдә Татар филармониясендә «ЯХИН-ГАЛА» концерты белән Рөстәм Яхин исемендәге III классик музыка фестивале ябылды.

Рөстәм Яхинның Г.Тукай (“Шагыйрь”; “Кем белер кадереңне”), М.Җәлил (“Соңгы җыр”), Ш.Хөсәенов (“Сорнай моңы”), Р.Харис (“Бер генә сүз”), З.Туфайлова (“Бу таңнар, иртәләр”), Г.Мөхәммәтшин (“Агымсу”), Л.Шагыйрьҗан (“Мин яратам сезне”), Ә.Ерикәй (“Сипкелле диләр мине”; “Күңелем өзгәләнгән минутларда”), М.Галиев (“Көзге моң”), М.Ногман (“Яшә, Сәмәрканд!”; “Әниләр”; “Дулкыннар”; “Оныта алмыйм”; “Ак җилкәннәр”), К.Нәҗми (“Йолдызым”), Л.Хөсәенов (“Күңелемдә яз”), Г.Зәйнашева (“Сандугач”) сүзләренә язган әсәрләрен Татарстанның  һәм Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев (Уфа),  Татарстанның атказанган артисты Тимур Абдикеев (Санкт-Петербург), Татьяна Закирова (Санкт-Петербург), Дамир Закиров (Санкт-Петербург), Айдар Сөләйманов (Казан), Эльза Исламова (Казан), Айгөл Гардисламова (Казан), Сәйдә Мөхәммәтҗанова (Казан),  «Болгар кызлары» ансамбле (Казан),  «Kazan Vivo» кыллы квартеты (Казан),  Казан музыка көллиятенең Татар хоры (җитәкчесе – Гүзәл Ахунова) башкарды.

Концертны Лилия Әхмәтҗанова һәм Ришат Әхмадуллин алып барды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International