6, 7 һәм 8 декабрьдә 17.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече сәхнәсендә "Яңа татар пьесасы 2017" конкурсы һәм лабораториясенең өченче этабына узган яшь драматургларның пьесаларын уку башлана.
Укулар Камал театры актерлары һәм режиссерлар: Лилия Әхмәтова, Рамил Гәрәев, Әминә Миндиярова, Йосыф Бикчәнтәев һәм Нияз Игъламов белән берлектә үткәрелә.