Тиздән Камал театрында “Әтәч менгән читәнгә” спектакленең премьерасы була

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Камал театрының әдәби бүлек мөдире, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов сүзләренчә, “Әтәч менгән читәнгә” спектакле татар Иван Ивановичы һәм Иван Никифоровичы - ике гаиләнең юк-бар нәрсә өчен туган ызгышы, әйләнә-тирәдә өстенлек итү теләге, көнкүреш уңайлыклары атрибутларына табынуы, мещанлык психологиясе турында. 

“Әмма әсәрнең бүгенге көндә актуаль тирән мәгънәсе - татар җәмгыяте әлегә кадәр аңлый алмаган бик гади идея. Халык көче – бердәмлектә! Һәм берләшер өчен кайгы көтәргә кирәк түгел, бер-береңә читән аша кул сузу да җитә”, -  дип билгеләп үтте Нияз Игламов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International