9 һәм 10 ноябрь көннәрендә Татарстан Мәдәният министрлыгының “Йөрәктән - йөрәккә” акциясе кысаларында республикабызның талантлы яшьләре катнашында хәйрия концертлары узды. Алар “Логос” тернәкләндерү үзәге, Рональд Макдональд йорты һәм Сабыйлар йортында чыгыш ясады.
Концерт программасында «Crystal» шоу-балеты солистлары, Алмаз Әхмәтҗанов (аккордеон), Әмир Әхмәдишин (алып баручы), Алинә Шәрипҗанова, Дарья Стерякова, Евгенний Баннов (клоун - аниматор) катнашты.
Искәртеп узабыз: ел башыннан алып республиканың иҗат төркемнәре балалар йортлары, картлар йортлары, хастаханә һәм тернәкләндерү үзәкләрендә чыгыш ясый.