Бүген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 18.30да Юлия Җиһаншина һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт халык уен кораллары оркестры концерты була. Концерт “Романс романтикасы” абонементы кысаларында узачак.
Программада: элеккеге һәм бүгенге көн романслары, ретро-җырлар, рус теленә тәрҗемә ителгән чит ил хитлары.